«Игелек һәм аңлашу әйләнәсендә»аралашу кичәсе
Актүбә бистәсе китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан «Игелек һәм аңлашу әйләнәсендә» дип исемләнгән аралашу кичәсе үтте. Кичәгә өлкән китап укучылар һәм «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары чакырылды. Кичә котлаулар белән башланды, очрашуда катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, сөйләштеләр. Китапханәче китап укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Кичәдә катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр алдылар, проблемаларын онытып рәхәтләнеп ял иттеләр.