Актюбинская поселковая библиотека

«Владимир Богомоловка - 95» әдәби сәгать

Актүбә китапханәсендә совет һәм россия язучысы, публицист В.О.Богомоловның тууына 95 ел тулуга багышланган «Владимир Богомоловка - 95» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны язучының катлаулы язмышы, аның проза дөньясы белән таныштырды. Сугыш - язучының иҗатында төп тема. Әсәрләрендә  патриотизм, батырлык, вөҗданлылык зур урын алып тора. Чара ахырында 

« Владимир Богомоловның әдәби мирас битләре буйлап » дигән китапларга күзәтү үткәрелде.