Презентация«Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы»
Актүбә бистәсе китапханәсендә язучы һәм тәрҗемәче Александр Мелентьевич Волковның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. А.М.Волков үз әкиятендә дөньядагы иң яхшы һәм иң кыйммәтле нәрсә — дуслык һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу икәнен күрсәтергә тырышты. Тик шундый сыйфатлар булу аркасында Элли һәм аның дусларына куркыныч янамады, алар тылсымлы илдә теләкләрен чынга ашыра алдылар.1 нче мәктәп яны лагеры балалары китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, тылсымлы китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.