Актюбинская поселковая библиотека

Танып- белү сәгате «Дәүләтнең бөеклеге һәм дәрәҗәсе»

Актүбә китапханәсендә Россия көненә багышланган  «Дәүләтнең бөеклеге һәм дәрәҗәсе»  дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Дәүләтнең тарихы, бөеклеге һәм дәрәҗәсе, беренче чиратта, аның символларында гәүдәләндерелә. Без дәүләтне аның гербы, флагы һәм гимныннан таныйбыз. Бу илнең иң мөһим аергыч билгеләре. Китапханәче китап укучыларны Россиядә флагның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, ак-зәңгәр-кызыл төстәге флагның  беренче тапкыр кайда күтәрелүен һәм һәр төснең нәрсә аңлатканын әйтеп үтте. Чара ахырында «Рәсәй символлары» китапларына күзәтү ясалды.