Актюбинская поселковая библиотека

«Китап уку эскәмия» акциясе

Актүбә бистәсе китапханәсе әкият персонажлары скверында А.С. Пушкин әкиятләре буенча «китап укучы эскәмия» акциясе үткәрде. Балалар бердәм һәм күңелле итеп әкиятләрнең тәмамлануын искә төшерделәр, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам иттеләр, иллюстрацияләр буенча әкиятләр белделәр, әкияти кроссворд һәм табышмаклар чиштеләр. Ике командага бүленеп, балалар төрле викториналарда актив катнаштылар. Викторина сорауларына дөрес җавапларны «Пушкин әкиятләре» күргәзмәсендәге  китаплар аша әзләделәр. Барлык балалар да уенда бик актив катнаштылар һәм Пушкин әсәрләренең яхшы белүләрен күрсәттеләр.