Актюбинская поселковая библиотека

Экскурсия«Китапханә белән таныш булыгыз!»

Актүбә поселогы китапханәсендә 1 нче номерлы «Огонек» балалар бакчасының урта һәм өлкән төркем балалары өчен экскурсия үткәрелде. Балалар абонемент һәм уку залының нәрсә икәнлеген белделәр, мәктәпкәчә яшьтәге китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Китапханәче китапханәдән файдалану һәм китап белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия ахырында балалар китаплар һәм журналлар карадылар.