Сәламәтлек дәресе«Сәламәтлек белән бер юлда!»
Актүбә китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек белән бер юлда!» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде, анда балалар бик теләп уйнадылар, сәламәт яшәү рәвеше һәм туклану турында табышмак - рифмалар чиштеләр. Балалар кешенең азык-төлек системасы турында белделәр,дөрес туклану буенча киңәшләр ишеттеләр, һәр продуктта булган витаминнар белән таныштылар. Тәмәке төтененең кеше өчен зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Балалар сәламәтлек өчен нәрсә кирәклеген белделәр. Китапханәче «Сәламәтлек – кыйммәтле бүләк» дип исемләнгән китапларга күзәтү үткәрде .Дәрес табигатьтә физкультминутка белән тәмамланды.