Актюбинская поселковая библиотека

Батырлык сәгате«Без хәтерлибез! Без горурланабыз!»

Актүбә поселогы китапханәсендә өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен  «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән  батырлык сәгате узды. Китапханәче Икенче бөтендөнья сугышы фронтларында сугышкан һәм җиңү яулап кайткан актүбәлеләр турында сөйләде. Сугышта катнашучылар белән бергә күп нәрсә китте.Әмма эз кала.Ул китапханәдә «Һәлак булганнар истәлегенә» дип исемләнгән  басмада сакланган ветераннар хатирәләре. Бу чара укучыларга сугыш турында искә төшерергә , үзләренең тормышлары белән Бөек Җиңү алтарена башларын салган кешеләргә бурычлы икәннәрен аңларга мөмкинлек бирде.