Актюбинская поселковая библиотека

Хәтер сәгате «Тукай безнең белән мәңгегә»

 Актүбә бистәсе китапханәсе балалар сәнгать мәктәбе укучыларына татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең белән мәңгегә " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче шагыйрь Г.Тукайның авыр тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында сөйләде. Кычкырып уку өчен шагыйрьнең «Туган тел», «Яңгыр һәм кояш», «Бала һәм күбәләк», «Кәҗә һәм тәкә» шигырьләре һәм әкиятләре сайлап алынды. Чара шагыйрьнең «И, туган тел, и матур тел» дигән җырын коллектив башкару белән тәмамланды.