Актюбинская поселковая библиотека

Әдәби сәгатъ «Бөек шагыйрьнең бөек әсәрләре»

 Габдулла Тукай бай иҗади мирас калдырган, ул илебез халыклары әдәбияты хәзинәсенә мәңгелеккә кергән. Ул гасырлар дәвамында даны сүнмәгән классикларның берсе. Быел бөек шагыйрьгә һәм прозаикка 135 ел тула. Бу датага бәйләп, китапханәгә «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары «Бөек шагыйрьнең бөек әсәрләре» дип исемләнгән әдәби сәгатькә җыелдылар. Чарада Г.Тукайның шигырьләре, шагыйрь сүзләренә җырлар яңгырады. Китап укучылар «Күңел Тукай белән сөйләшә» китаплары күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә татар халкының гимны булып киткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.