Актюбинская поселковая библиотека

Танып-белү сәгате «Князь, гражданин һәм герой Александр Невский»

Актүбә бистәсе китапханәсендә Александр Невскийның тууына 800 ел тулу уңаеннан «Князь, гражданин һәм герой Александр Невский» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга князьнең биографиясе турында сөйләде. Укучылар зур кызыксыну белән күренекле полководец тормышыннан тарихи фактлар турында фильм карадылар.