Танып-белү сәгате «Йолдызларга юл»
Актүбә поселогы китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Йолдызларга юл» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. «Тургай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Космонавтика көненә багышланган кул эшләре һәм рәсемнәр белән килделәр. Китапханәче укучыларга космосның үзләшүе, ракеталар, беренче совет космонавты турында сөйләде. "Нәниләргә йолдызлар һәм планеталар турында" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара «Комета» һәм «Без космодромга барабыз» уеннары белән дәвам итте, аны балалар бакчасы педагог-психологы үткәрде. Балаларның күбесе Космонавтика көненә багышланган шигырьләр укыдылар. Танып-белү сәгате бик эчтәлекле һәм төрле яктан узды. Чара ахырында балаларга актив катнашканнары өчен истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр.