Киңәш - әңгәмә «Сәламәтлек серләре»
Актүбә китапханәсендә бу датага багышлап, «Сәламәтлек серләре» дип исемләнгән киңәш-әңгәмә үткәрелде. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде, хатын-кызларның тормыш һәм сәламәтлеге, дару үләннәре һәм дөрес туклану турындагы китаплар белән таныштырды. Чара физкультминут белән тәмамланды.