Актюбинская поселковая библиотека

Батырлык сәгате «Сугыш хатын-кыз өчен түгел»

Актүбә бистәсе китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» дигән батырлык дәресе узды. Дәреснең максаты-Ватан тарихына карата кызыксыну уяту, патриотик хисләр, сугышта катнашучы хатын – кызларның батырларча үткәне өчен ихтирамлы мөнәсәбәт һәм горурлык тәрбияләү. Китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашкан, Актүбәдә яшәгән һәм эшләгән каһарман хатын – кызларның кайберләре турында сөйләде. Алар, яралы солдатларны коткарып, батырлыклар кылып, җиңүгә зур өлеш керткәннәр.

 

Кузнецова Зинаида Яковлевна 1925 елның 5 маенда Витебск шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Сугыш башланганда, фашистлар Белоруссияне оккупацияләп, аның туган авылы Сенен районының Пустынки авылына килгәч, ике туганы һәм кызы белән партизанга китә.Отрядтан шәһәргә листовкалар  алып килә. Элемтәче була. Урта мәктәпне тәмамлап, медицина училищесына укырга керә. Шәфкать туташы һөнәрен алгач, армиягә алына һәм 530нчы госпитальдә эшли. Күпме яралыларны - сугыш кырыннан ташып, тормышларын саклап кала ул. Алар яралыларны фронт госпитальләреннән, лазаретлардан җыйганнар һәм тылга озатканнар. Бервакыт эшелон барган вакытта санитар вагон бомбардировкага дучар була, нәтиҗәдә, барлык медикаментлар яна, күп кеше һәлак була. Шунда ук барлык яралыларга авыр шартларда медицина ярдәме күрсәтелә һәм киләсе санитар поездын атна буе көтәргә туры килә. Сугыш елларында Литвада, Латвиядә, Белоруссиядә, Көнчыгыш Пруссиядә була. Зинаида Яковлевна сугыштан соң Кенигсберг шәһәре госпиталендә эшли һәм 1947 елда булачак ире Николай Георгиевичны каршы ала. Сугыштан кайткач, балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Аның фидакарь хезмәте бу елларда «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләре һәм «Ватан сугышы»ордены белән бүләкләнде.

 

Чиркова Валентина Алексеевна 1921 елның 24 ноябрендә Бөгелмә районының Владимировка авылында туа. Валентина Алексеевнаның әти-әнисе крестьяннар була. Ул Микулино авылында тулы булмаган урта мәктәпне (7 сыйныф) тәмамлый. 1937 елдан 1939 елга кадәр Бөгелмә шәфкать туташы мәктәбендә укый. 1939 елдан 1941 елга кадәр шәфкать туташы булып эшли. Август аенда 352 укчы дивизиясенә медик-санитар булып батальонга китә. Дивизия Бөгелмәдә 1942 елның августыннан ноябрьгә кадәр формалашкан. Ноябрь аенда дивизияне Горькийга күчерәләр. Ул Кенигсбергта, Чехословакиядә, Польшада һ.б. дивизиядә була. Барыннан да бигрәк, аңа Оршадагы  сугыш  истә кала. Германиядән улЛьвовка китә, ә 1945 елның 5 декабрендә өенә кайта. Ул «Сугышчан казанышлары өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены, «Бөек Ватан сугышы» ордены һәм тугыз юбилей медале белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Валентина Алексеевна Павловка авыл Советында шәфкать туташы, ә 1965 елдан Актүбә район хастаханәсендә эшләгән.