Танып – белү сәгате«Төбәкнең энҗесе - Чатыр тау»
20 мартта бөтен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә. Ул планетада яшәүче кешеләрне әйләнә-тирә мохитне саклау эшен берләштерүгә, куркыныч экологик һәлакәтләр турында искәртүгә юнәлдерелгән.. Актүбә китапханәсендә «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары белән, «Төбәкнең энҗесе - Чатыр тау» дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Г.Ф. Курбаева әлеге истәлекле көннең тарихы, Чатыртау табигать тыюлыгының легендалары һәм матурлыгы турында сөйләде , хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштырды. Шагыйрьләрнең: Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиев, Рөстәм Зәкунов, Флера Гыйззәтуллина Чатыр тауга багышланган шигырьләре укылды. Чара ахырында китап укучылар видеофильм карадылар.