Искә алу кичәсе «Безнең бистә объективта»
Актүбә китапханәсендә Актүбә бистәсенә нигез салынуның 65 еллыгына багышланган «Безнең бистә объективта» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Чара барышында узган гасырның 60, 70нче еллары вакыйгалары сурәтләнгән кара - ак фоторәсемнәр төшерелгән слайдлар күрсәтелде. Кичә Хәйретдинова М.Г. башкаруында, баянчы Нигъмәтуллин Ш. Х. озатуында «Актүбә чишмәләре» җыры белән башланып китте. Чара башында китапханәчеләр «Актүбә» һәм Әхмәдиев Р. «Ак түбәле Актүбә» китапларына күзәтү үткәрделәр, күзәтү презентация белән үрелеп барды. Күзәтүдән соң «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары чыгыш ясадылар. Алар бистә белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләренең һөнәри эшчәнлекләре, туганнары һәм якыннары турында сөйләделәр, үзләренең гаилә альбомнарын, фотоларын күрсәттеләр. Хайдарова С.М. үзенең «Нигез ташым, нәсел башым - Кәкре Елга» дигән китабының барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чара ахырында барлык катнашучылар да истәлеккә фотога төштеләр. Кичә кызыклы, күңелле, мавыктыргыч үтте.