Викторина "Әкияти кыш"
Актүбә поселогы китапханәчесе скверда кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Әкияти кыш» дип исемләнгән викторина үткәрде.Укучылар кыш турында кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, «Әкият геройын тап» уены уйнадылар, анда өзекләр буенча танылган әкият геройларының исемнәрен искә төшерделәр, шулай ук хәрәкәтле уеннарда уйнатылды. Балалар яхшы, күтәренке кәеф алдылар.