Актюбинская поселковая библиотека

Шигырь конкурсы"Күңелле балачак илендә»

Февраль аенда Агния Львовна Бартоның тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан 18 февраль көнне балалар язучысының шигырь бәйгесе узды. Чарада 1 нче номерлы «Ялкын» балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Конкурс балаларның А.Л. Бартоның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен киңәйтү максатыннан үткәрелде. Конкурста 4 яшьлек Дмитриева Анна җиңүче булды.