Актюбинская поселковая библиотека

Батырлар сәгате «Ленинград блокадасы»

    Ел саен 27 гыйнварда Россиядә Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу көнне Актүбә китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград» дигән батырлык  сәгате уткәрелде. Китапханәченең сөйләве «Блокаданың 900 көне» мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды, блокадалы Ленинград турында фильм күрсәтелде, шулай ук «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче Ольга Берггольцның «Мин синең белән Ленинградтан сөйләшәм» , «Ленинград поэмасы» китапларыннан өзекләр укыды. Укучылар мемуарлар белән таныштылар һәм гаиләсе белән бергә блокаданы кичергән академик Д.Лихачевның истәлекләрен укыдылар. Чара ахырында катнашучылар ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.