Актюбинская поселковая библиотека

Батырлык сәгате «Ленинград блокадасы»

Актүбә бистәсе китапханәсендә 1 нче урта мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары белән очрашу узды, ул  «Ленинград блокадасы» дигән батырлык сәгатенә багышланган иде. Китапханәче Камаева Ф.Ш. укучыларга сугышның авыр көннәре, блокадалы Ленинградта яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлек язмалары, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы, блокадада калуы турында сөйләде. Балалар игътибарына «Блокадалы Ленинград балалары» дигән видео-презентация тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар блокадада һәлак булган Ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.