Актюбинская поселковая библиотека

Периодика сәгате « Барлык мәнфәгатьләргә- балалар прессасы »

Актүбә китапханәсендә кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен

«Барлык мәнфәгатьләргә - балалар прессасы » дип исемләнгән периодика сәгате үткәрелде.

Балалар периодикасы, беренче чиратта, балаларда укуга карата мәхәббәт тәрбияләүгә, аларның сәләтен үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә, алган белемнәрне практикада  кулланырга өйрәтергә тиеш.

Китапханәче балалар өчен танып – белү, күңел ачу, тарихи журналларга күзәтү үткәрде, билгеле бер темаларны чагылдырган рубрикалар белән таныштырды.

Укучылар «Тылсым», «Балык тоту», «Сез һәм сезнең компьютер», «Сабантуй», «Нигә һәм ни өчен», «Яраткан йорт хайваннары», «Балалар һәм яшүсмерләр дөньясы»  дигән  журналлар белән таныштылар.