Актюбинская поселковая библиотека

Әдәби - музыкаль кичә «Дөньяда җыр-моңнарыбыздан һәм риваятләрдән дә матурырак юк»

Актүбә китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Дөньяда җыр-моңнарыбыздан һәм риваятләрдән дә матурырак юк» дигән әдәби – музыкаль кичә узды. Кичәне китапханә мөдире ачып җибәрде, ул катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Кичәне дәвам итте китапханәче. Китап укучылар китапханәченең Туган тел көне кайчан раслануы, планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтер, тарихы, рухи көче турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Кичәдә мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде, Туган тел турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Хаҗиәхмәтова Венера һәм Закирова Әлфия туган телгә багышланган Нур Әхмәдиев һәм Илдус Гыйләҗевның шигырьләрен чын күңелдән укыдылар. Актүбә бистәсендә татар гимназиясе ачылу тарихы турында педагог, ТРның атказанган укытучысы Закирова А.А. сөйләде. Хәйретдинова М.Г. туган як турында җыр башкарды һәм катнашучылар җырчыга кушылдылар, мөнәҗәтләр бик матур һәм күңелле яңгырады.Чара ахырында «Туган телнең асыл байлыклары» дигән китапларга күзәтү үткәрелде. Кичә Г.Тукайның «Туган тел»җыры белән тәмамланды.