Актюбинская поселковая библиотека

Батырлык дәресләре "Ленинград-батыр шәһәре"

   Актүбә поселогы китапханәсе «Блокадалы икмәк»  Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды һәм китапханәдә укучылар өчен « Ленинград-батыр шәһәре " дигән батырлык дәресләре үткәрелде. Китапханә мөдире блокада вакытында Ленинградта яшәүчеләрнең 872 көн үлемне күреп, бер көнлек ипинең 125 граммына,авырлыкларга бирешмичә яшәгәннәре  турында сөйләде. Балалар Ленинград укучысы Таня Савичеваның фаҗигале язмышы турында белделәр, аның көндәлеге трагедия символына йөзләрчә мең кеше язмышы булды. Укучылар блокада турында документаль кадрларын карадылар һәм 76 ел элек, салкын һәм куркыныч булган шәһәргә күчтеләр кебек. Чара ахырында «Барлык үлемнәргә кичектерелде»дигән китапларга күзәтү үткәрелде.