Виртуаль сәяхәт "Татарстан Республикасы Милли китапханәсе".
2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 155 ел тула. Актүбә китапханәсендә «Әдәби аралашу» клубы әгъзалары һәм китап укучылар «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» дип исемләнгән чарага җыелды. Китапханәче китапханәнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе буйлап виртуаль сәяхәт үткәрде. Китапханә мөдире катнашучыларны Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Паркта китапханә» мәдәни-белем бирү чарасы белән таныштырды. Катнашучылар Бердәм уку билетыннан файдалану турында мәгълүмат алдылар һәм бүген «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасында барлык республика һәм муниципаль китапханәләрнең бердәм әдәбият базасы формалашуы турында сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә портал кулланучысы, өйдән чыкмыйча гына, кызыксындырган китапны эзләү һәм броньлау мөмкинлегенә ия. Чара ахырында «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарихы сәхифәләре " дигән китапларга күзәтү үткәрелде.