Центральная детская библиотека

"Нәни болан баласы"

Бүген бәләкәй укучыларыбыз Сәмига Сәүбанованың "Нәни болан баласы" дип аталган әкияте белән таныштылар. Балалар боланның затлы, тыныч хайван булуы, аның төрләре, кайда яшәве, ничек туклануы турында белделәр. "Мин болан" дип аталган уен уйнагач, нәни укучыларыбыз әниләре белән бергә, аппликация ярдәмендә болан рәсемен ясадылар.