"Кәҗә белән сарык"
Бүген без 90 нчы балалар бакчасында "Апуш кунакка бара" проекты нигезендә оештырылган әдәби шөгыль белән кунакта булдык. Балаларга Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен укып сәхнәләштердек, Апуш белән уеннар уйнадык. Театральләштерелгән уеннар балаларга бөек шагыйребез иҗатын тулырак үзләштерергә ярдәм итте.