Центральная детская библиотека

“Тукай әкиятләре илендә”

Балалар үзәк китапханәсендә “Тукай әкиятләре илендә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Ул шагыйрьнең тормыш юлын сөйләү белән бергә, театр елы буларак, Тукаебыз әсәрләрен театральләштерү белән үрелеп барды. Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су анасын китапханәчеләр сәхнәләштерсәләр, 93 нче балалар бакчасы балалары Г. Тукайның “Бер гөл” әкиятен уйнадылар, 1нче балалар бакчасы татар халкының җырлы-биюле уенын күрсәтте. 83 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең “Китап”, “Театр” шигырьләрен, 1 нче балалар бакчасы “Бала белән күбәләк”, “Сабитның укырга өйрәнүе” шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.
Кичәнең икенче бүлегендә китапханә игълан иткән “Тукай әкиятләре илендә” исемдәге шагыйрь иҗатына нигезләнеп ясалган төрле кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлыгы 109 эш кабул ителде. Бәйгедә аеруча актив катнашкан гаиләләргә һәм 1 нче, 7, 11,23,40,64,71,83,92,93,94,95 нче балалар бакчасына, 2 нче гимназия, 8 нче, 19, 32 нче мәктәп укучыларына, балалар сәнгать мәктәбенең “Рукотворный мир” изостудиясенә чиксез рәхмәтле без.
Нинди генә иҗади эшләр юк иде анда! Берсеннән-берсе матур композицияләр, картиналар төрле техник ысуллар: бәйләү, тегү, квиллинг, әвәләп ясау пластилин, камыр, агач, җепләр,тукымалар кәгазь һәм башка табигый материаллар белән эшләнгән хезмәтләр күзнең явын алырдай. Аларда балаларның күңел җылысы, Тукаебыз шигъриятенә мәхәббәт чагыла, әти-әниләрнең балалар бәйгесендә актив катнашуы да күңелне сөендерә. Балаларның иҗади хезмәтләре Вк, инстаграм социаль челтәрләренә даими куелып бара, ә 26 апрель көнне Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак Тукай урамы бәйрәмендә күргәзмә оештырылачак.
Бәйгенең җиңүчеләренә һәм төрле номинацияларда катнашкан балаларга дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, бер генә бала да игътибарсыз калмады.
Гомумән, бәйрәм искиткеч матур, күңелле узды. Балалар да, аларның әти-әниләре, педагоглар да бик канәгать калдылар.