Центральная детская библиотека

“Тукайдан илһам алып”

Серле каләм клубының чираттагы утырышы “Тукайдан илһам алып” дип аталды. Ул бөек шагыйребезнең балачагы , иҗат юлы турында сөйләшүдән башланды.Түбән Камада яшәп, иҗат иткән олы шәхес, Татарстанның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Ә. Фәтхетдиновның Тукайга һәм аның “Шүрәлеләр” сериясенә багышланган эшләре белән таныштык. Җирле авторларыбызның шагыйрьне зурлап язылган шигырьләренә күзәтү ясаганнан соң , клубка йөрүче Хәбибуллин Даут үзе язган “Тукай абый”, “Тукай яши безнең күңелләрдә” дигән шигырьләрен укып китте. 
“Тукай абый, синең әкиятләрең белән 
Балачагым үтә, үсәм мин. 
Урманнарны, сихри далаларны 
Синең белән бергә үтәм мин...”