"Нәүрүз. Навруз"
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Бүген татар телен өйрәнү дәресенә килгән балалар Нәүрүз бәйрәме белән таныштылар. Йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп”, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләделәр, бәйрәм кучтәнәчләре җыйдылар, татар халык уеннарын “Түбәтәй”, “Чума үрдәк, чума каз” уйнадылар. Убырлы карчык белән ярышып Нәүрүзбикәне аның тозагыннан коткардылар. Нәүрүз бәйрәме балаларга бик ошады.