«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында 6-нчы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары китапханәбездә кунакта булдылар. Алар татар телендә язган китаплар һәм журналлар белән таныштылар, китапханәчеләр белән матур итеп әңгәмә корып, кызыксындырган сорауларын бирделәр, сәхнәдән яраткан шигырьләрен башкардылар. Бу акция республикабызда 2006 елдан уздырыла башлады. Ул һәр елны 21 февральдә башланып 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру.