"Әфган яралары онытылмый"
Бүген китапханәдә "Әфган яралары онытылмый" дигән темага патриотик дәрес үтте.1-нче һәм 2-нче гимназиядән килгән яшүсмерләр " Ни өчен совет гаскәрләре әфган җирендә сугышты? Ул күпме дәвам итте дә, күпме яшь гомерләрне корбан итте?" Һәм башка сорауларга җавап алдылар. Чараның кунагы - ветеран Кыямов Әнәс Срурович үзенең әфган хатирәләре белән бүлеште. Дәрес ахырында балалар "30 лет подвигу, 30 лет памяти" дип аталган Республика конкурсы нәтиҗәләре белән таныштылар. Конкурста катнашкан китап укучыларыбызга дипломнар тапшырылды.