Центральная детская библиотека

"Әни ялга киткәч"

Бүген китапханәдә буш вакытыбызны кызыклы да, файдалы да итеп үткәрдек. Ничек итеп дисезме? Без бергәләп Абдулла Алишның "Әни ялга киткәч" дигән хикәясен укыдык. Балалар хикәядән әниләрнең өйдә бик күп эш башкарып, бик аз ял итүен, аларга һәрвакыт булышырга кирәк икәнлеген аңладылар. Үзләре дә өй җыештырып, аш пешереп, төймә тагып, кер үтүкләп карадылар. Ә сез, балалар, әниләрегезгә булышып, аларны ял иттерәсезме?