"Почта"
Бүген татар телен өйрәнү дәресенә килгән балалар “почтада” булып, татарча яңа сүзләр белән таныштылар. С.Маршакның “Почта” шигыре белән танышканнан соң, хат ташучы һөнәренең кызыклы һәм җаваплы икәнен белделәр. “Хат ташучы ни китергән” уенын уйнадылар һәм “Дустыма хат язу” исемле мультфильмын карадылар.