Центральная детская библиотека

"Әтием- горурлыгым"

"Серле каләм" клубының бүгенге утырышы"Әтием- горурлыгым" дип аталды. Ватанны саклаучылар көне алдыннан булу сәбәпле, яшь иҗатчыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык, "чын ир-егетләр, әтиләр нинди була" дигән темага сөйләшү алып бардык. Утырышка чакырылган җирле авторыбыз Рәмзия Вәлиева үзенең шигырьләрен укыды, аларның әтиләренә багышланган шигырьләрен тыңлап, киңәшләрен бирде. Балалар шагыйрә апалары ярдәмендә биремнәр үтәп, шигырь дә язып карадылар.