Центральная детская библиотека

"Ләйсән" әдәби берләшмәсе бездә кунакта

Бүген бездә Чаллы шәһәре "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе авторлары белән очрашу кичәсе булды. Кичәгә берләшмәнең җитәкчесе Роза Хәмидуллина, китап авторлары Раушания Гыйләҗева,Рәкит Әбделмәнов һәм "Агыйдел исемендәге Татарстан-Башкортостан дуслык - хезмәттәшлек оешмасы рәисе Маузер Гиниятуллин килде. Чарага 1 нче гимназиянең югары класс укучылары, китапханәчеләр, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе авторлары, Аксакаллар шурасы вәкилләре , Башкорт җәмгыяте җитәкчесе Гали Хәсәнов чакырылды