Центральная детская библиотека

"Сихри кыш"

" ...Ак бәс сарган бүген агачларны,
Вак йолдызлар, гүя, сибелгән;
Гүя, һәрбер ботак, үреп-үреп,
Энҗе-мәрҗән белән чигелгән..." Ф.Сабирова .
"Серле каләм" клубының бүгенге "Сихри кыш" дип аталган утырышында сөйләшү кыш темасына алып барылды . Яшь иҗатчылар белән язучыларның бу ел фасылына багышланган әсәрләренә күзәтү үткәрелеп, аларның шигырьләре укылды. Садыкова Карина үзенең кыш турындагы иҗаты белән таныштырганнан соң, бергәләп анализ ясалды.