Батыр йөрәк шигърияте
Бүген китапханәбездә, татар халкының күренекле патриот шагыйре Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, әдәби-библиографик дәрес үтте. Китап укучыларыбыз аның тормыш һәм иҗат юлы, китаплары белән таныштылар. Шагыйрьнең фронтта язган шигырьләрен һәм поэмаларыннан өзекләр тыңладылар.