“Тукай әсәрләре- илһам чыганагы”
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, республикабызның балалар китапханәсе нәкъ шушы темага кул эшләре буенча иҗади конкурс игълан иткән иде. Шәһәребезнең балалар һәм гаилә китапханәләре, Кама Аланы балалар китапханәсе бу кокурска укучыларны киңрәк тарту максатыннан Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәләре оештырды, аның яңа басмаларына премьера, электрон презентациялар, кычкырып уку- әнгәмәләр үткәрде, конкурс шартлары белән таныштырдылар.
Балалар, бөек шагырьнең иҗатын өйрәнеп, укыган әсәрләреннен илһәмланып, төрле материаллардан (энҗе ташлар, тозлы камыр, кызыл балчык, пластилин, агач, йон, җеп, кәгазь һ.б.) һәм төрледән төрле башкару техникасы кулланып, искиткеч матур сюжетлы экспозициялар һәм экспонатлар иҗат иттеләр. Алар Г. Тукайның “Шүрәле” , “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Бала белән Күбәләк”, “Шаян песи”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләренә нигезләнеп ясалган иде.
Республика конкурсының муниципаль турына жюри йомгаклау ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Иң уңышлы дип табылган Бикушова Заринәнең(2 гимн.2 “А”кл.) тозлы камыр, кәгазьдән аппликация белән ясалган”Тукай иленә сәяхәт” һәм Вәлиева Диләрәнең йоннан әвәләп эшләнгән “Шүрәле” композициялары конкурсның икенче турына Казанга җибәрелделәр һәм Лауреат исеменә лаек булдылар.
Ә муниципаль турда 3-4 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Вафина Азалия (32 гимн.3 “Б” кл.), 2нче урынны Кәбиров Алмаз(Кама Аланы 2 мәктәп 3 “А” кл.) белән Вәлиуллин Кирилл (12 мәктап 4 “А”кл.), 3 урынны Маликова Гөлназ (14 лицей 3 кл.) яулады.
5-6 сыйныф укучыларары арасында 1 урынга Савушкин Дмитрий(20 мәктап 6”А” кл.), 2 урынга Муратова Ләйлә (5 мәктап 7”Б”кл.), 3 урынга Петрянкина Елена(35 лицей 7»В» кл.) лаек булды.
Шулай ук Фазлиев Илдар(7 мщктап 2 “В” кл.) һәм 7яшьлек Индейкин Глеб та(21 мщктап 1”Б” кл.) оста куллы иҗатчы булып танылдылар.
Балалар матур экспонатлар эшләп кенә калмыйча,әсәргә булган кичерешләрен хикәя һәм шигырь юллары белән дә бәян иткәннәр. Савушкин Дмитрий түбәндәге юлларны яза: “Сенной базар, или новый Кисекбаш” это самое блистательное произведение великого татарского поэта Г.Тукая. В поэме мне понравилось противостояние жестокого Дива и силача Карахмета…»
27 апрельдә Балалар үзәк китапханәсендә уздырылган “Тукай- рухи кыябыз” әдәби кичәсендә җиүчеләргә дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Балаларны хыялланырга, уйланырга өйрәткән, иҗат дөньясына илһамлардынган, сихри шатлыкны бүләк иткән бөек Тукайга без чиксез рәхмәтле.