«Шәҗәрәләр ни сөйли?»
Бүген китапханәбездә милли гореф-гадәтләребезне өйрәнүне дәвам итеп «Шәҗәрәләр ни сөйли?» дигән кичә үткәрдек. Чарага чакырылган 2-нче гимназиянең 8-нче сыйныф укучылары «Нәрсә ул шәҗәрә? Аны белергә кирәкме? Гаилә, милләт тарихында тоткан урыны нинди?» дигән сорауларга җавап алып кына калмадылар, ә кунагыбыз, һәвәскәр тарихчы, нәсел һәм авыл шәҗәрәләре төзү остасы - шәһәрдәшебез Мансур ага Ганиев ярдәмендә күп кенә файдалы мәгълүмәт алып, нәсел агачын төзү серләренә төшенделәр.