Китап-гаиләбез дусты
Балалар үзәк китапхәнәсендә үткәрелгән чараның максаты - гаиләдә китап уку традициясен яңарту, китапны дөрес сайларга һәм уку культурасына өйрәтү. Чара барашында китапханәче ата-аналарга "Китап-җан азыгы" темасына әңгәмә үткәрде, ата-аналар уз гаиләрендә китап укуның торышы турында сөйләделәр, балалар яраткан шигыйрьләрен яттан сөйләде. Китапның тәрбияви ролен,ял итү һәм күңел ачу чарасы да булуын дәлилләп, В.Осееваның "Три товарища" хикәясе сәхнәштелерде, ә К.Чуковскийның әкиятләре буенча әдәби викторина, ата-аналар өчен "Безнең балачак китапларыбыз" дигән әдәби уен үткәрелде. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү оештырылды, ата-аналарга һәм балаларга буклетлар таратылды.