Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани
2018 ел бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан Мәрҗани елы дип игълан ителде. Бүген безнең китапханәбездә гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек, күпкырлы шәхес, мәгърифәтче - Шиһабетдин Мәрҗани турында 8 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен фәнни-танып белү сәгате үткәрелде. Балалар игътибарына Шиһабетдин Мәрҗанинең Татарстан Милли китапханәсе фондыннан килгән сирәк китаплар һәм кулъязмалардан төзелгән күчмә күргәзмә тәкъдим ителде.