Гарри Поттер һәм аның дуслары
Түбән Кама шәһәренең 36 нчы мәктәбенең 3е сыйныфы малайлары һәм кызлары Гарри Поттерның китап битләре буйлап гаҗәеп сәяхәт-экскурсиягә киттеләр.
Балалар тылсым атмосферасына чумып, үз сәләтләрен күрсәттеләр һәм факультетлар арасында дуслыкны ныгыттылар. Һәр катнашучы үзе белән Хогвартс тылсымының бер өлешен - матур шәмне һәм уртак сәяхәт турындагы якты истәлекләрне дә алып китте.