Центральная детская библиотека

"Нәрсә, кайда, кайчан?"

Бүген "ӘдәбиТур" проекты кысаларында Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышланган "Нәрсә, кайда, кайчан?" интеллектуаль квесты узды! Уенда Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары катнашты. Балалар туган як тарихын искә төшереп, шәһәребез турындагы белемнәрен тикшерделәр.

 

Уен өч раундтан торды: "Шәһәр тарихы", "Истәлекле урыннар һәм мәдәният", «Кешеләр һәм казанышлар". Сорауларга җавап биреп, студентлар Түбән Каманың үткәне, мәдәни мирасы һәм күренекле кешеләре белән таныштылар. Квиз белемнәрне тикшереп кенә калмыйча, ә туган шәһәребез тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен дә бик яхшы ысул булып китте