Центральная детская библиотека

"Кәрзиндәге умырзаялар"

Яз тылсымы - кәгазьдә.

 

"Иҗат итү җиңел" арт-терапия проекты кысаларында — "Кәрзиндәге умырзаялар" дип аталган иҗади дәрес узды. Яшь рәссамнар язгы иҗат атмосферасына кушылып, үзләренең беренче чәчәкле матур әсәрләрен иҗат иттеләр.

 

Очрашуда балалар умырзаяларның ни өчен яз хәбәрчеләре булып саналуын, аларның кайда үсүен һәм алар белән нинди риваятьләр бәйләнешен белделәр. Анатолий Онеговның "Беренче чәчәк" китабыннан балалар башка чәчәкләр турында да укыдылар. Һәм акварель буяулар, балавыз карандашлар һәм гуашь кулланып үрелгән кәрзиннәрдә нәфис умырзаялар ясадылар.

 

Һәрбер баланың рәсеме уникаль һәм сокландыргыч килеп чыкты.