Центральная детская библиотека

"Яз җитә, Нәүрүз килә"

Көн белән төн тигезләшкән көнне татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз билгеләп үтелә. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар. 

Гореф-гадәтләребезне саклау, үсеп килүче яшь буынга тапшыру максатыннан без дә 15нче балалар бакчасында язгы бәйрәмдә булып кайттык. «Яз җитә, Нәүрүз килә» дип исемләнгән чарада балалар Кыш бабай белән саубуллашып, Шүрәле кулына эләккән Нәүрүзне тозактан арындырдылар, төрле бирем-табышмакларны да бик тиз чиштеләр.
Бәйрәм матур җырлар, биюләр, татар халык уеннары белән үрелеп барды.