Центральная детская библиотека

"Тукай дөньясы"

Бүген Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия укучылары белән "Тукай дөньясы" дип исемләнгән брэйн-ринг узды!

 

Беренче тапкыр татар телендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында оештырылган бу чара бик мавыктыргыч һәм файдалы булды. Укучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат дөньясына һәм тормыш юлына бәйле белемнәрен барладылар. Дүрт раунд дәвамында балалар шагыйрьнең мирасын, талантының яңа якларын ачтылар.
Аеруча "Кара тартмада нәрсә бар?" дигән легендар раунд зур кызыксыну уятты. Малайлар һәм кызлар фикер алышуларга актив кушылдылар һәм биремнәрне бик яхшы үтәделәр, Тукай әсәрләрен һәм биографиясе турында тирән белемнәрен күрсәттеләр.

 

Без барлык катнашучыларга халкыбызның бөек мәдәни мирасына чын күңелдән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез! Әдәбиятны, сәнгатьне бергәләп өйрәнүне дәвам итик!