"Илһам алып китаптан..."
“Илһам алып китаптан...”
2026 ел – Татарстанда Хезмәт батырлыгы елы, ә безнең Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителде. Шәһәребезнең мәдәниятен үстерүгә, рухи байлыгын туплауга зур өлеш керткән кешеләрне хөрмәтләү – безнең изге бурычыбыз. Шушы матур традициягә тугры калып, үзәк балалар китапханәсендә “Илһам алып китаптан...” дип исемләнгән очрашу узды.
Бездә кунакта – гомеренең 40 елдан артыгын китапханә эшенә багышлаган, меңләгән балага китап аша тормыш юлы күрсәткән, үз эшенең чын остасы, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре – Римма Бари кызы Хәсәнова иде.
Очрашуны алып баручы, Лилия Гатауллина, кунагыбызны ихлас сәламләп, аның белән әңгәмә корды. Без Римма Бариевнаның балачагы, хезмәт юлының башлануы, китапханәдә эшли башлаган еллар турында кызыксынып аралаштык. Ул 1979 елда балалар эше буенча методист булып хезмәт юлын башлаганын, 1983 елдан китапханә мөдире итеп билгеләнүен, шуннан бирле ике вазифаны да намуслы башкаруын сөйләде.
Күңелле хатирәләр белән бергә, Римма Бариевна китапханә тормышындагы кызыклы вакыйгаларны да искә төшерде. Аның сүзләренчә, балалар белән эшләү – иң рәхәт, иҗади һәм җаваплы хезмәт. “Укучыны китап укырга мәҗбүр итү түгел, ә кызыксындыру – төп бурычыбыз”, – диде ул.
Җылы, ихлас әңгәмә күңелендә озак сакланыр.