Центральная детская библиотека

"Хәрби батырлык"

Укучыларны "Хәрби батырлык" исемле еллык күргәзмәгә сакырабыз. Бу елны рәисебез Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте. Экспозиция батырлыклары илебез тарихына мәңгегә язылган кешеләрнең кыюлыкларына, фидакарьлегенә һәм рух көченә багышланган.

 

Күргәзмәнең «Бурыч һәм батырлык» бүлегендә Бөек Ватан сугышы геройларына, махсус хәрби операциядә катнашучы Маняпов Шәүкәт улының батырлыгына һәм Ватанга тугрылык күрсәткән якташларыбыз турындагы китаплар, газета язмалары тәкъдим ителгән. Аларның истәлекләре, язмышлары һәм тормыш тарихлары безгә кешелек рухының һәм ныклыкның көчен искә төшерә.

 

Күргәзмәнең аерым бүлеге хезмәт батырлыгына багышланган. Анда республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр: җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Разил Вәлиев, күренекле җитәкчеләр Фикрәт Табиев һәм Николай Лемаев, шулай ук Татарстанның шәһәрләрен, предприятиеләрен булдырган һәм сәнәгать куәте ныгыган беренче төзүчеләре турында материаллар тәкъдим ителгән.