Центральная детская библиотека

"Хокукый лабиринт"

Конвенция һәм Россия законнары нигезендә:
дәүләт баланың сәламәт психик, эмоциональ, акыл, социаль һәм мәдәни үсешен тәэмин итәргә тиеш.

 

Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 8 нче урта гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Хокукый лабиринт“ уен программасы үтте. Укучылар төп кеше хокуклары турында белделәр, Конвенция белән таныштылар, уен формасында хокукый белемнәрне ныгыттылар, җәмгыятьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштырдылар.