"Халыклар дуслыгы - Рәсәй бердәмлеге"
Дуслыкның кадерен белмәгән бер генә халык та юктыр. Дуслык-ул бәхәссез гомумкешелек кыйммәте! Рус мәкалендә әйтелгәнчә:
«Дустың юк икән-эзлә, ә тапсаң- аны сакла".
"Уку өчен" проекты кысаларында Түбән Кама шәһәре 36 нчы мәктәбенең 1 А сыйныфы укучылары өчен «Халыклар дуслыгы — Рәсәй бердәмлеге» теләктәшлек дәресе булды. Биредә балалар - татарларның, русларның һәм керәшеннәрнең милли орнаментлары һәм костюмнары турында белделәр; күпмилләтле Рәсәйнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар.
Укучылар зур кызыксыну белән Ватаныбызның мәдәни күптөрлелеген күрсәткән чарада үз белемнәрен тирәнәйттеләр. Һәм без киләчәк буынны яшьтән үк укуга мәхәббәт тәрбияләүдә һәм төрле халыкларның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүдә үзебезнең өлешебезне кертүебезгә шатбыз